Көн темасы

Тәтешлеләр “Ел хатын-кызы” һәм ­ “Ел ир-аты” бәйгесендә катнаша

Безнең район вәкилләре Татарстанда җәмәгатьчелек тарафыннан танылган абруйлы бәйгеләрнең берсендә ел саен катнаша.

(Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова). Тәтешлеләр “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең муниципаль, зона, республика этапларында үзләренең талантлары, осталыклары, һөнәри казанышлары, хезмәтләренә иҗади караулары белән жюрины һәрбер тапкыр гаҗәпләндерәләр. Хәзер муниципаль этапта катнашучылар билгеләнә.

Бәйге “Хатын-кыз – ана”; ­“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”; ­“Хатын-кыз – галим”; “Минем язмыш – минем һөнәр” (производстводагы хатын-кызлар); “Хатын-кыз – лидер”; Хатын-кыз – бизнес-шаһинә”; “Өлкән буын героинясы”; “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинацияләре буенча узачак.

Нәтиҗәле җитәкчелекне тормышка ашыручы, һөнәри, җәмгыять эшчәнлегендә шактый уңышларга ирешкән көчле зат вәкилләренең үз номинациясе – “Ир-ат – лидер”. “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә районыбызны җәмгыятьтә танылу алган һәм иганә эшчәнлеге, кешеләрне  яратуы, игелеклелеге белән хөрмәт казанган кеше тәкъдим итәчәк. Бәйгенең финалы Казанда традиция буенча Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак. 

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең учредительләре – “Татарстан хатын-кызлары” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза. ТР профсоюзлар Федерациясе, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТРда кеше хокуклары буенча Уполномоченный шулай ук оештыручылар арасына керә.    
 


Нет комментариев