Тәтештә  коронавирустан  прививканы  кайда һәм  кайчан ясатырга була
Көн темасы

Тәтештә коронавирустан прививканы кайда һәм кайчан ясатырга була

Прививканы белгеч караганнан соң ясыйлар. Үзең белән паспорт, ОМС полисы, СНИЛС булу ­зарур.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы:

дүшәмбе-җомга 8дән 16 сәгатькә кадәр,
шимбә: 8дән 13 сәгатькә кадәр.
Район мәдәният йортында вакцина ясату пункты:
дүшәмбе-җомга: 15тән 16 сәгатькә кадәр,
шимбә-якшәмбе 10нан 13 сәгатькә кадәр.
Людоговка мәдәният йортында вакцина ясату пункты:
сишәмбе-пән­җе­­шәмбе: 14тән 15 сәгатькә кадәр.
Кабул итү-диагностика бүлеге (ашыгыч ярдәм):
дүшәмбе-җомга: 16 сәгатьтән икенче көнне иртәнге сәгать 8гә кадәр,
шимбә: 13 сәгатьтән алып һәм якшәмбе тәүлек әйләнәсе.
Белешмә өчен телефон: 2-54-77.
Прививканы белгеч караганнан соң ясыйлар. Үзең белән паспорт, ОМС полисы, СНИЛС булу ­зарур.

18+

Агымдагы елның 22 ноябренә  районыбызның 9666 кешесе яңа коронавирус инфекциясеннән беренче прививканы ясаткан, икенчесен – 7649 кеше.


Нет комментариев