Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлчыларның хезмәте һәркемнең күз алдында

Тәтеш шәһәренең “Төньяк” микрорайонындагы юллар быел шактый үзгәрешләр кичерде.

 (Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова (автор фотолары) ).  Юл өслеге ремонтланганнан соң Тынычлык,  Космонавтлар, Зур Троицк һәм башка урамнар матурланып китте. Соңгы айлар эчендә алар грейдерлар, юлны тигезләгеч җайланмалар, асфальт салучыларның шау-шуыннан гүләп торды диярлек, ләкин бушатылган вак таш һәм төзелеш техникаларының көчле гөрелтесе кешеләрдә ризасызлык тудырмады, ә киресенчә, шатлык кына өстәде. “Асфальтны ничә ел көттек! Балаларым шома, тигез юлны үзләренең роликларында һәм велосипедларында беренчеләрдән булып бәяләде!” – дип уртаклаша Анна. Шоферлар да яхшы юлларга сөенә. “Әле күптән түгел генә көзге, язгы үтә алмаслык пычракларда урамнан йөреп булмый, машинаны олы юлда калдырырга туры килә иде. Аннары юлга вак таш җәйделәр, бу да шатландырды. Ә инде урамны асфальтлау безнең барыбыз өчен – зур вакыйга”, – ди 34 еллык стажы булган шофер Наил. 

“Юллар “Волгодорстрой” хез­мәткәрләренең тырышлыгы ярдәмендә эшләнә, – дип хәбәр итте безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев. – Алар районыбыз юлларын ремонтлау буенча эшләрне башкара. Төньяк микрорайоннан башладык.

Ишегалларын, урамнарны, райондагы юл учас­токларын төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә”. Район хакимиятендә без шулай ук, әлегә асфальт өслеге булмаган урамнардагы юлларга моның киләсе елга эшләнергә планлаштырылуын белдек.
“Юл өчен рәхмәт, аңа машина хуҗалары һәм җәяүлеләр дә сөенә, – ди мәчет янында безгә каршы очраган пенсионер Зөһрә апа. – Елдан-ел барысы да үзгәрә, барысы да яхшыра. Биредә без 20 елдан бирле диярлек яшибез, үзгәрешләр турында әйтә алабыз”.

Микрорайонда яшәүчеләр күп, балалар да аз түгел. Матур итеп ясалган таганнар, спорт баскычлары белән ике балалар мәйданчыгы сабыйларның яраткан урыны. Ясалма өслек белән универсаль спорт мәйданчыгында да һәрвакытта җанлылык хөкем сөрә.

Кайгыртучан хуҗалар яшә­гән барлык йортларда урамнар да тәртиптә. Һәрбер йорт янында диярлек автотранспорт. Җәяүлеләр өчен тротуарлар төзекләндерелгән, алар асфальт өслек һәм брусчаткадан Кама Тамагы һәм Казан юнәлешендә дә бар. Әмма мар­шруткалар йөрмәү “сакаллы” проб­лема булып тора. Чөнки “Төнь­яктан”, бу микрорайонны тәтеш­леләр шулай дип йөртә, шәһәр үзәгенә кадәр җәяү 40 минутлап барыр­га кирәк. “Тимер атлары” булмаучыларга таксига акча сарыф итәргә туры килә. Әле тагын шәһәрнең шушы шәхси секторына үзәк канализация ясасыннар иде дигән тәкъдим әйтелде.

Шәһәргә территориаль ка­гылышлы Любимовка авылының төп яшәүчесе Ольга Никонорова журналистлар белән аралашу мөмкинлегенә сөенә. Район гәҗитен бик күптәннән бирле яздыра икән һәм аны ­“дөньяга тәрәзә” дип атый.  

“Юл хакында без хәтта хыялланмаган да идек”, – ди пенсионер ханым. Ольга Яковлевна исәпләп чыгаруынча, Любимовкада нибары 8 торак йорт бар, олы юлдан хәзер вак таш түшәлгән юл алып бара. Биредә юлны  кисеп аккан елга аша күпер дә ясаганнар. “Шактый үзгәреш­ләр барлыкка килде, әлбәттә. Менә тик күпер язгы суларга бирешмәде, ә менә озакка сузылган яңгырлар аны бераз юды, анда казылмалар барлыкка килде, төзәтеп җибәрәсе иде”, – дип өсти аның ире Владимир Александрович хуҗаларча итеп. “Күл янында гомер-гомергә пычрак булды, шулай ук вак таш түшәделәр, афәрин, рәхмәт, – дип ихтирамын белдерә авыл кешесе. – Башта казыклар кактылар, ком китерделәр, хәзер бездә юл бар. Аны урам беткән урынга кадәр  түшәрләр дип өметләнәбез. Әнә безнең каршы якта яшьләр яши, йорт сатып алдылар һәм өч ел элек килеп урнаштылар. Нык хуҗалык алып баралар. Димәк, авыл ­таркалмый”.

Кайтырга кузгалабыз. Вак яңгыр җиңелчә генә чылатып алган киң юл буйлап урам яктырткычларының нурлары сирпелә. Юллар да, тротуарлар да районга һәм анда яшәүчеләргә озак вә тугры хезмәт итәр дигән өметтә калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев