8 нче сыйныф укучыларына диагностик тест үткәрү
Җәмгыять

8 нче сыйныф укучыларына диагностик тест үткәрү

Диагностик тест үткәрүнең максаты - дөрес мәгълүмат алу һәм белем бирү процессында катнашучыларга белем бирүнең торышы һәм сыйфаты турында мәгълүмат бирү.

(Тәтеш, 18 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). 2019 елның 12-13 ноябрендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары инглиз теле, математика һәм тарих буенча диагностик тест уздылар.

Диагностика тесты стандартлаштырылган форма - контроль үлчәү материаллары биремнәрен кулланып, укучылар казанышларын бәяләү процедурасының ачык һәм бәйсез формасыннан гыйбарәт.

Диагностик тест үткәрүнең максаты - дөрес мәгълүмат алу һәм белем бирү процессында катнашучыларга белем бирүнең торышы һәм сыйфаты турында мәгълүмат бирү.


Нет комментариев