Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акчалардан җилләр искән...

Хокук саклау органнарының бертуктаусыз хәбәр итүлә­ренә, “Тәтеш таңнары” бит­ләрендә, безнең гәҗитнең сайтларында һәм Интернет челтәрләрендә кисәтеп торуга карамастан, район территорияләрендә банк картасы белән бәйле алдакчылык гамәлләрен кылу дәвам итә.

 (Тәтеш, 1 июнь, "Тәтеш таңнары"). 14 майда Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең кизү частенә Тәтеш шәһәрендә яшәүче бер кеше мөрәҗәгать итә. Ул Интернет-кибет аркылы товарга түләп, үзенең банк картасыннан билгесез кешенең 15 мең сумга якын акчасын урлавын хәбәр итә. Җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

19 майда полициягә тәтешле мөрәҗәгать итә. Аның банк картасыннан 2020 елның 24 апрелендә билгесез зат тарафыннан 3 мең сум акчасын законсыз рәвештә алу гамәле башкарылган. Банк оешмасына белешмә-гариза юлланган, җинаять эше кузгату турындагы ­мәсь­ә­лә хәл ителә. 

Банк карталары­гыз­ның реквизитларын беркемгә ышанып тапшырмагыз, сак булыгыз! Әгәр сезгә шундый хокук бозулар турындагы нинди дә булса мәгълүмат билгеле икән, эчке эшләр органнарына 02 яки ­2-87-28 телефоны буенча, яисә үзегезнең участок полициясе уполномоченныена мөрәҗәгать итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X