Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы районда яшәүче 48 яшьлек бер кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Хөкем ителүченең 2019 елның мартыннан алып 2019 елның июненә кадәр алты баласын тәрбияләргә алимент түләүдән читләшүе судта закон нигезендә ачыкланды.

Өстәвенә ул моңа охшаш хокук бозганы өчен админис­тратив җаваплылыкка җәлеп ителгән булган. Күрсәтелгән вакыт эчендә алимент буенча бурычы 75887 сум тәшкил итә.

Алимент буенча тулаем бурыч 637 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аны алты ай сынау вакыты белән 4 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев