(Дәвамы). Кырык ел элек зәмһәрир суыкта Идел ярында калган Казахстан балалары турындагы язмабызны дәвам итәбез.
(Тәтеш, 11 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Туристлар төркеме җитәкчесе Алевтина Кольцованы Павлодарда зур сынау көтә, чөнки кемнәрдер аны Марина Благодатскаяның үлемендә гаепле дип саный.
Педагог берничә ел элек вафат булган, әмма аның хезмәттәше Иван Дмитриев килеп туган хәл турындагы аңлатманы һәм үз фикерен җиткерде. “Алевтина Сергеевна белән мин Павлодардагы 34нче мәктәпнең туристлар командасын мәктәп укучылары арасында узган СССР Беренчелегендә катнашу өчен ун ел әзерләдем. Өч тапкыр катнаштык һәм һәркайсында медальләр яулап кайттык. Алевтина Сергеевна үзенә кагылышлы һәр нәрсәне һәрвакытта 200 процент итеп үтәде. Аның чын йөрәктән бирелеп эшләве чиктән тыш иде. Килеп чыккан хәлдә мин аның гаебен күрмим. Поход шартларында барлык кызлар да туалетка төркемләп йөриләр, ләкин Марина әлеге очракта берүзе киткән. Киемен юешләгән һәм бу хакта беркемгә дә әйтмәгән. Шул сәбәпче булган инде әлеге хәлгә. Әгәр Алевтина Сергеевна бу хакта белгән булсамы – ул кулыннан килгәннең барысын да эшләгән булыр иде. Төркемдәге барлык балалар да аның өчен бертигез булды, шул исәптән үзенең улы да”, – дип язган Иван Дмитриев.
“Горизонт” туристлык клубындагы балалар күптән буй җиткәннәр һәм бөтен дөнья буйлап кайсы-кая таралышканнар, шуңа күрә аларны эзләгән вакытта аерым бер кыенлыклар килеп чыкты. Өстәвенә, походта катнашучыларның фамилияләре безгә билгесез иде. Ни гаҗәп, без ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да диярлек булышырга тырышты.
Павлодар шәһәренең 34нче санлы мәктәп чыгарылышы Светлана Фурсова яза: “Ул чакта әлеге хәл һәркемне нык тетрәндерде. Без мәктәптә дежур тордык, укытучыларга һәм балалары зыян күрүчеләрнең якыннарына ярдәм иттек. Походның иң яшь катнашучысы Марина Благодатскаяны җирләү матәме мәктәптә узды. Җан әрнеткеч хисләр, кайгы-хәсрәт һәм уртак сагыш. Ул укыган сыйныф бүлмәсендә бик озак вакытлар аның фоторәсеме эленеп торды. Ул утырган партада йөрәкләрне өзәрлек сүзләр язылган иде, анда башка беркайчан беркем дә утырмады. Без аның белән янәшә сыйныфта укыдык. Ул минем әтинең дустының кызы иде. Безнең гаилә дә әлеге хәсрәтне шулай ук бик авыр кичерде. Без яңалыклар көттек, аны бер-беребезгә тапшырдык. Үткән еллар кайтавазыннан шунысын ышанычлы итеп әйтә алам, килеп чыккан вакыйгада балалар үзләрен чын батырларча тотканнар. Алар бер-берләренә исән калырга ярдәм иткәннәр, җылы киемгә мохтаҗ булучыларга үзләренең әйберләрен биргәннәр, җылыныр өчен бар нәрсәләрен яндырганнар, ярдәм килгәнне көткәннәр”.
Безгә шулай ук походта катнашкан Александр Горобченконың, 1978 елның 30 декабрендә Монастырский балыкчылары күреп алган малайның, яшәү урынын табу насыйп булды.
(Дәвамын бар.)
Р. S. Язмада китерелгән мәгълүматлар документ фактлары белән тәңгәл килмәскә мөмкин: мәкалә вакыйганы күрүчеләрнең хатирәләренә нигезләнеп язылды.
Нет комментариев