Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белергә кирәк

Республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен милек салымнарын (физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымнары) салым кәгазьләрен почта аркылы да, шулай ук Россия ФСХ сайтының “Шәхси кабинеты” аркылы да ала башлады.

(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Почта аша салым кәгазьләре җибәрү октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә салымнарны 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләү зарур.

ТР буенча Россия ФСХ Идарәсе хәбәр итә, әгәр исәпләп чыгарылган сумма 100 сумнан азрак булса, салым кәгазе җибәрелмәячәк. Салым түләүче аны яки киләсе елга (әгәр исәп­ләү 100 сумнан күбрәк булса), яисә ­берьюлы өч ел өчен алачак.  

Салым кәгазенең торышы 2019 елда үзгәрде. Аңарда хәзер бюджет системасына салымнар күчерү өчен реквизитлар күрсәтелә. Моның белән бергә аерым түләү документы (квитанция) юлланмый.

Әгәр салым белдерүендә барлык ташламалар да исәпкә алынмаган яки милек объекты һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүмат дөрес булмаса, (мәсәлән, кеше йорт сатса, ниндидер сәбәпләр буенча ул әлегә кадәр аның милке булып исәпләнсә), мәгълүматны тикшерү һәм төзәтмәләр кертү өчен салым органнарына, шул исәптән “Шәхси кабинет” аша яисә “Россия ФСХга мөрәҗәгать итәргә” сервисы аркылы мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тагын да тулырак мәгълүматны “Физик затларның салым белдерүе 2019” промо-битендә һәм Россия ФСХның “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турындагы белешмә мәгълүмат” сайтында белергә мөмкин.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X