“Бик тәмле дип мактыйлар”
Җәмгыять

“Бик тәмле дип мактыйлар”

Повар – ул һөнәр генә түгел, ә саваплы хезмәт.

(Тәтеш, 6 март, “Тәтеш таңнары”). 

Тәтеш кадет мәк­тәп-интернатында укучылар гади генә кебек тоелган, әмма бик тәмле һәм телең йотарлык ризыклар белән тукланалар. Әлеге ашамлыкларны аларга Гөл­синә Матиева, Надежда Казаева, Наталья Борисова, Гөлшат Гайнетдинова, Вера Ведьгаева һәм Эльмира Мөшәрәпова йөрәк җылыларын биреп әзерлиләр. 

– Безнең кадетларны тукландыручы аш пеше­рүчеләр – киң күңелле һәм мәрхәмәтле кешеләр. Шуңа күрә алар пешергән ризык­лар аеруча да тәмле булып чыга. Алар мәктәпнең туклану системасында зур стажлары һәм эш тәҗрибәсе булган чын осталар. Аларга эшләренә җаваплылык, намуслы мөнәсәбәт, аш-су әзерләргә ярату хисләре булыша, – ди директор урынбасары Римма Афанасьева. – Ашханәдә эш көне иртәнге бишләр тирәсендә башланса да, кызлар һәрвакытта барысын да ягымлы елмаеп каршылыйлар.

– Без кадетларга тәмле булсын дип әзерләргә тырышабыз, – ди шеф-повар Гөлсинә Әхмәт кызы. – Иң күңеллесе балаларны тук һәм канәгать итеп күрү. Барлык ризыклар да диетик яктан балансланган, санитар нормаларның барлык кагыйдәләре буенча әзерләнгән һәм, әлбәттә, яратып пешерелгән булырга тиеш. Баланың сәла­мәтлеге дөрес туклануга бәйле.

– Әйе, иң мөһиме, үз хез­­мәтеңне ярату, – дип әңгәмәгә кушыла Гөлшат Мәхмүт кызы. – Чын күңел­дән пешермәсәң, ризыклар башкачарак килеп чыга, гәрчә гадәти рецепт буенча әзерләсәң дә. Пешергәндә үземне шул ризык белән тукланачак кадетлар урынында итеп күз алдына китерәм. Шуңа күрә барлык ризыкларның да сыйфатлы һәм тәмле булуын телим. 

– Гадәттә һөнәр турында балачактан хыялланасың, – дип сөйли Надежда Ивановна, – ләкин мин балачакта повар булырга хыялланмадым. Тик менә ак халат киеп эшлисем килде. Мәктәптән соң, Буада поварлар курсын тәмамладым һәм мәктәптә аш пешерүче булып эшли башладым. Хыя­лым чынга ашты, эштә мин ак халаттан йөрим! Ашханәдәге хезмәткәрләр белдерүен­чә, балаларның ихластан әйткән рәх­мәт­ләре алар­ның хезмәтендә иң зур бүләк булып тора, чөнки ул йөрәк тү­реннән һәм хөрмәт буларак яңгырый.
 


Нет комментариев