Чиктән тыш сак булыгыз
Җәмгыять

Чиктән тыш сак булыгыз

Синоптиклар һава торышының начар булуын фаразлый. Юлларда кар көртләре, бозлавык ­булачак.

(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”). Районның дәүләт автоинспекциясе шоферларны юлларда игътибарлы булырга өнди. Шоферлар тизлекне катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә алыр­лык итеп сайларга тиеш. Куркыныч хәрәкәтләр ясау­дан, аерым алганда, каршы яктан килә торган хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле күренешләрдән тыелып торырга кирәк. Шоферларга да, пассажирларга да иминлек каеш­ларын эләктергән килеш йөрү зарур. Балаларны җиңел машинада бары тик махсус  җайланма белән генә йөртергә кирәк. Үзгәрүчән һава торышы шартларын исәпкә алу һәм чиктән тыш сак булу әһәмиятле, юлга чыкканда үзегез белән җылы киемнәр, азык-төлек алыгыз, ягулык хәстәре дә җитәрлек булуны кайгыртыгыз.

Катлаулы һава торышы шартлары юл хәрәкәтендәге җәяүлеләрдән дә зур сакчыллык таләп итә. Җәяүлеләр юл аркылы бары тик җәяүле кичүе һәм светофор сигналы рөхсәт иткән урыннан гына үтеп чыгарга тиеш. Юл аша чыкканда башта тукталып алырга, башка транспортларның туктап  торуына һәм чыгарып җибәрергә әзер икәнлекләренә инанганнан соң гына юл йөрү өлешеннән чыгарга кирәк. Юлны аркылы чыкканда балагызны һәрчак кулыннан җитәкләгез. Яктылык кайтаргыч әйберләрне сумкаларга яки киемгә эләктереп куюга аерым игътибар бүлеп бирергә һәм әлеге әйберләрне транспорт шоферлары күрүне тәэмин итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз: яктылык кайтаргыч элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап кала ала.   
 


Нет комментариев