Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Филиал дирекциясе Сембердә Яковлевның тормышын һәм эшчәнлеген яктырткан әйберләр белән музейны комплектлауда актив катнашкан

Музей тормышыннан кызыклы фактлар

(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары"). 1990 елда музей В. Н. Нестеров, Б. М. Лукоянов, А. П. Потапов кебек, шундый  халык осталары, җирлектәге агач кисү осталарының күп сандагы әйберләрен сатып ­алган. 

1998 елда чуаш халкы мәгърифәтчесе И. Я. Яковлевның 150 яшьлегенә аның кече ватаны Кошки-Новотимбаево авылында мемориаль музей ачылган. Филиал дирекциясе Сембердә Яковлевның тормышын һәм эшчәнлеген яктырткан әйберләр белән музейны комплектлауда актив катнашкан. Экспозиция булдыру  өчен Тәтеш ягы тарихы музее төп фондтагы әйберләрнең бер өлешен: шкаф-горка, аш өстәле, стена көзгесе, кәнәфи, китап шкафы һәм башкаларны филиалга ­тапшырган.

1999-2001 елларда, район администрациясенең финанс ­булышлыгы яр­дәмендә, музей бел­­геч­ләре ТРның Мил­ли ­архивында ­эш­ләү һәм шәһәр, Тә­теш сәү­дәгәрләре, Молос­твов­ларның морза нәселе (Долгая Поляна утары) тарихы буенча 194 данә исәбендә документ күчермәсен алу мөмкинлегенә ия була, Тәтеш районының Монас­тырский авылындагы И. А. Шмагиннан сбруйлар һәм дугага элә торган кыңгырауларның зур коллекциясе сатып ­алына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев