Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр таныш түгел номердан шалтыратсалар

Кәрәзле телефон хуҗаларына таныш түгел номердан шалтырату очраклары шактый еш була.

(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Беренче булып, кешеләр нәрсә эшли, – җавап бирү төймәсе­нә баса. Ләкин трубкада бары тынлык, бер сүз дә ишетелми, аннары тиз генә өзәләр. Шундый очраклар да була, билгесез берәү шалтырата һәм тиз итеп сүндереп тә куя, хәтта ки телефон шалтырап хәбәр бирү көен уйнап та өлгерми, ә алынмый калган чакыру телефонда сак­ланып кала. Кызыксынучан кешенең шунда ук кире шалтырату теләге барлык­ка килә: бәлки эш буенчадыр? Гадәти тормышта күпчелек кешеләр кирәкмәгән чакыруларны кире шалтыратып белешәләр. Һәм бу төп ялгышлык. Алдакчы белән бәйләнү ихтималы шулай барлыкка килә. Әгәр кире шалтыратсаң, номер түләүле булырга мөмкин.

Таныш түгел кеше әңгәмәне булдыра алганча озаграк алып барырга тырыша, сезгә ниндидер акцияләр тәкъдим итә, бушлай сәламәтләндерү сеансы вәгъ­дә итә яки инде нинди дә булса искиткеч отыш хакында хәбәр итә.

Сөйләшү озак булган саен, баланстан шулкадәр күбрәк акча алына. Текстны тавышлы робот әйткән очраклар да очраштыргалый. Биредә шалтырату гадәттә стандарт тарифлар буенча килә.

Әгәр таныш түгел номердан шалтыратулар берничә көн дәвамында барлыкка килсә, яисә инде трубканы даими өзеп, төрле номерлардан шалтыратсалар, тикшерү ясарга кирәк. Телефон номерын “эзләүчеләр” дигән гадәти челтәргә кертү һәм аны тикшерү зарур. Гадәттә, форумда җаваплар була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре тәтеш­леләрне кисәтә, әгәр сезнең кәрәзле телефонга билгесез номердан шалтырату килсә, яңадан шалтыратырга ашыкмагыз. Алдакчылар кармагына эләгү һәм счеттагы барлык акчаны югалту ихтималы бар. Әгәр кемгәдер сезнең белән аралашырга кирәк икән, алар барыннан да бигрәк СМС-хәбәр язачак, анда нәкъ тә менә кем шалтыратуын ул күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X