Җәмгыять

Игътибар үзәгендә – гаилә

Тәтеш районындагы алты ана шушы көннәрдә тантаналы төстә ана (гаилә) капиталына сертификат һәм нәни гражданнар туу хакындагы таныклык алды.

(Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары").  Тәтеш районындагы алты ана шушы көннәрдә тантаналы төстә ана (гаилә) капиталына сертификат һәм нәни гражданнар туу хакындагы таныклык алды. 

Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышында социаль куркыныч хәлдәге бер гаилә ведомствоара исәпкә куелды; социаль куркыныч хәлдәге, исәптә торган башка бер гаилә аерым тернәкләндерү прог­раммасының аннан соңгы этабына күчерелде; тагын бер гаилә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителде.  


 


Нет комментариев