Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлек каешы!

Тәтеш районында 1 сентябрьдән “Иминлек каешы” оператив-профилактик операциясе уза.

(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ).  Чараның максаты булып фаҗигаләрне һәм аның нәтиҗәсендәге җәрәхәтләрне киметү, иминлек каешларын куллану һәм балалар утыргычы җайланмалары кагыйдәләрен бозу белән транспорт йөртү фактларына чик кую тора, ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшерүе буенча, иминлек каешларын файдалану шоферлар һәм алгы утыргычтагы пассажирлар өчен юл-транспорт фаҗигаләре булган вакытта үлем-җитем булу яки җәрәхәтләр алу ихтималын 50 процентка киметә, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен – 25кә. Эләктереп куелган иминлек каешы транспорт әйләнеп капланган вакытта исән калуны биш тапкырга арттыра. Шоферларга истә тотарга кирәк, иминлек каешын файдалану кагыйдәсен боз­ган өчен РФ Административ кодексының 12.6 маддәсендә 1000 сум күләмендә административ штраф төрендә административ җаваплылык каралган. Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре операция барышында да, шул исәптән белем учреждениеләре янәшәсендә дә рейдлар уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев