Июнь яңгырлар аз булачак дип фаразлыйлар
Җәмгыять

Июнь яңгырлар аз булачак дип фаразлыйлар

Җәйнең беренче аенда температура нормадан югарырак булачак.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары").  Июнь аенда Идел буенда синоптиклар явым-төшем аз булыр дип фаразлый. Бу хакта РБК Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршинга сылтама белән хәбәр итә. Аны  «Татар-информ» хәбәр итә 

«Синоптик билгеләп үткәнчә, җәйнең беренче аенда Россиянең Идел буе округларында, Үзәк территориясендә, Төньяк-көнбатыш округының көнчыгыш районнарында явым-төшем аз көтелә», — диелә хәбәрдә.

Россиянең әлеге төбәкләрендә җәйнең беренче аенда һава температурасы нормага якын һәм югарырак булачак.

Мәсәлән, Мәскәүдә төнлә уртача температура +10...+15 градус булачак, ә көндезге сәгатьләрдә +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу нормадан бер градуска югарырак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Әлегә бу Россия Гидрометеоүзәгеннән башлангыч фараз гына, ул май ахырына ачыкланып бетәчәк.

фото: архив/Авангард

 


Нет комментариев