Кеше хокуклары көне алдыннан, 2019 елның 9 декабрендә, кешеләр өчен хокукый мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоны эшләячәк.
(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары). Гражданнарга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный, уполномоченный Аппараты, ТРда Дәүләт инспекциясе вәкилләре, ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге, ТР буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюро ФКУ, ТР буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге хезмәткәрләре консультация уздырачак.
Кайнар линиянең эшләү вакыты: 2019 елның 9 декабрендә 9дан 17 сәгатькә кадәр.
Кайнар линия телефоннары: (843) 236-00-71 – кайнар линиянең төп телефоны; махсус телефоннар: (843) 236-40-17 – хезмәт һәм торак хокукын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-28 – инвалидлар хокукларын яклау, тернәкләндерүдә техник әйберләр белән тәэмин итү мәсьәләләре, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затлар хокукларын яклау мәсьәләләре.
Нет комментариев