Җәмгыять

Халык тикшерүчесе булыгыз

Алкоголь продукцияләрнең законсыз әйләнеше – бу алкоголь суррогатлары белән агулануга сәбәпче генә түгел, ә бюджетка алып бетерелмәгән табыш­лар да әле.

(Тәтеш, 8 февраль, «Тәтеш таннары», Ирина ЕФИМОВА).  “Битараф булмаган гражданнар законсыз бизнес­ка каршылык күрсәтер өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле” бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Әгәр алар этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законны бозу фактлары турында дөрес мәгълүмат бирсәләр, аларга матди бүләкләү булачак, – дип искә төшерә тәтешлеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Елена Сазонова.  – Җинаять җавап­лылыгына җәлеп итүне күз уңында тоткан хокук бозуны раслаучы факт турындагы мәгълүмат өчен  3000 күләмендә премия тиеш, 100 литрдан артык конфискацияләү белән административ җаваплылыкка тартучы хокук бозуны раслаучы факт турындагы мәгълүмат  өчен 2000 сум, 10нан алып 100 литрга кадәр спирт, алкоголь яки спирт кушылган продукцияләрне конфискацияләү белән административ җаваплылыкка җәлеп итүче хокук бозуларны раслаучы мәгълүмат өчен – 1000 сум.

Мәгълүматны урнаштырыр өчен, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (uslugi.tatarstan.ru)  порталындагы “Шәхси кабинет”ка теркәлергә кирәк. Моннан соң “Халык контроле” бүлекчәләренең берсендә фоторәсемен мәҗбүри урнаштыру белән хокук бозу турындагы мәгълүматны урнаштыру зарур. Кагыйдә буларак, әлеге сәүдә объектының фоторәсеме, гариза бирүче фикеренчә, законны бозу урынына ия. Планнан тыш тикшерүдән соң, әгәр фактлар расланса, хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак. Тиешле структуралар гариза бирүче белән элемтәгә керәләр һәм акча алу өчен яшәү урыны буенча якындагы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясыйлар. “Халык контроле”ндә үзара язышу кискен яшеренлелек тәртибендә тормышка ашырыла”.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2018 елда уяу гражданнардан 1881 сигнал кергән, дөрес, нибары 615е генә ышанычлы булып чыккан. Күләгәле сәүдә нокталарын яшерергә ярдәм итүчеләрдән барлыгы 843 мең сум түләтелгән. Сыйфат контроле, куркынычсызлык, алкоголь продукцияләр җитештерү һәм аның әйләнешенең законлылыгы буенча эшләр дәвам итә.
 


Нет комментариев