Халык тормышында сентябрь – ул узган җәйгә нәтиҗә ясый
Җәмгыять

Халык тормышында сентябрь – ул узган җәйгә нәтиҗә ясый

Халык тормышында сентябрь – ул узган җәйгә нәтиҗә ясый, ягъни кеше хезмәте белән үстерелгән барлык әйберләрне келәтләргә җыеп куя торган ай.

 (Тәтеш, 7 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Сентябрь әле тагын һөнәри өлкәдә яңа проектлар башлар һәм шәхси тормышта соңгы карарларны кабул итәр өчен кулай вакыт.

Кучкар: сезне көч-кодрәт тулыландырачак. Бу сәламәтлекне ныгытыр, үзеңне тәртипкә китерер, профессиональлегеңне үстерер өчен уңай вакыт. 

Үгезбозаулар: ай шактый тыныч, шулай да моның белән бергә эштә, шәхси тормышта яки дуслык мөнәсәбәтендә гаять зур үзгәрешләр бәйләнеше булачак. Сез һич кенә дә көтмәгән вакыйгалар алмашынуы булуы ихтимал, бу күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин.

Игезәкләр: үзегезнең сәламәтлеккә, укуга, ялга һәм гаилә эшләренә игътибар һәм вакыт бүлеп бирергә тырышыгыз. Актив проектлар, кыю, тәвәккәл гамәлләр һәм хәтта зур әйберләр сатып алыр өчен әлегә вакыт җитмәгән. 

Кыслалар: сентябрь сезнең өчен көтелмәгән хәлләргә һәм сюрпризларга, шул исәптән күңелсезлекләргә бай булачак. Шулай да сез кирәкле белемне генә түгел, шулай ук алгы тормышта сезгә әһәмияте чыгачак файдалы күнекмәләрне дә туп­лый аласыз. 

Арысланнар: рухи тынычлыкны саклагыз. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерегез. Көндәлек бурычларны чишү мәсьәләсе, килеп туган хәлдән дөрес чыгарга һәм фикереңне бары тик кирәкле әйберләргә генә тупларга ярдәм итәчәк.

Кызлар: якын кешеләрегез белән ешрак аралашыгыз. Алар сезгә мөһим киңәшләр  бирә алыр. Таныш түгел кешеләргә ышанмагыз.

Үлчәүләр: стресслы хәлләргә бирешергә тырышмагыз һәм үзегезнең сәламәтлекне кайгыртыгыз.

Чаяннар: шәхси тормыш сентябрьдә төп тема ­булачак.

Укчылар: сезнең өчен гади вакыт түгел. Ирексез һәм уйланылмаган гамәлләрдән сакланыгыз.  
Кәҗәмөгезләр: сезнең бюджет тулыланачак. Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен, үзегезнең максатларга ирешергә “йомшак” чаралар сайларга тырышыгыз.

Сукоярлар: өйдәге әйберләрегезнең урынын алыштырырга яки җиһазларны яңартырга кирәктер мөгаен. Мондый эшләр өчен хәзер иң яхшы вакыт. Көз башы сезнең өчен тотрыклылык, өйдә дә, эштә дә уңайлы вакыт. 

Балыклар: сезгә күңел күтәренкелеге белән үзегезне генә түгел, шулай ук үзегезнең бөтен гаиләгезне, шулай ук дусларыгыз һәм якыннарыгызны да рухландырырга туры киләчәк.

Йолдызлык тамгасы астында туган һәркемгә сентябрьдә физик культура белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Бу көзнең барлык  башлангычында рухи халәтегезгә, аралашучанлыкка һәм хисләрегезгә күңелегез кушканча йогынты ясаячак.


Нет комментариев