Җәмгыять

Хокук бозуларга чик куелды

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”, Ирина Ефимова). Тәтеш районында ТР Дәүләт алкоголь инспекция­се белгече Елена Сазонова мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында үткән йомгаклау киңәшмәсендә дистанцион тикшерү һәм ЕГАИС отчетларыннан чыгарылган нәтиҗәләр буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел дәвамында административ хокук бозулар турында 813 беркетмә рәсмиләштерелгәнлеге яңгырады. 

Контроль-инспекция эшчәнлеге алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге законны үтәүдә төп корал булып тора. Контроль чара нәтиҗәләре буенча 2019 елда барлыгы 3160 хокук бозу ачыкланган, узган ел белән чагыштыр­ганда, үсеш – 5 процент.

“Ике төрдә файдаланылучы” спиртлы сыеклык­лар әйләнешенә чик кую буенча актив эш бара: 2018 ел белән чагыштырганда әлеге өлкәдә ачыкланган хокук бозуларның исәбе бер ярымга диярлек кимегән. Республиканың җиде сәүдә объектында спирт кушылган парфюмер сыеклык­ларны сату туктатылган.
   


 


Нет комментариев