------------
(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш таңнары"). Түбән Тархан китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова бар гаиләсе белән бергәләп "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып, йорт яннарына бабалары - Галиәкбәров Галимҗан Гатаулла улы, Сайбатталов Әхмәтсафа Шәрәфетдин улы, Хөснетдинов Гали Корбан улы, Хөснетдинов Әхмәдулла Гали улы истәлегенә юкә, пихта, шомырт үсентеләре утырткан. "Бөек Ватан сугышында катнашкан газиз кешеләребез истәлеген саклар өчен Хәтер Аллеясе булдырдык", - дип уртаклаша Гүзәл Наил кызы.
Гүзәл Шәмсетдинова фотосы
Нет комментариев