Район активы белән очрашу узды
Җәмгыять

Район активы белән очрашу узды

РФ Дәүләт Думасы депутаты ­ Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова Тәтеш районында булдылар.

(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таннары"). Эш сәфәре кысаларында Илдар Ирек улы һәм Ләлә Ринат кызы Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, район депутатлары һәм оешма җитәкчеләре белән очраштылар. Депутатлар район халкы белән очрашуда районда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы, районның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Шулай ук кунаклар Тәтешнең стендка ату  мәктәбендә (анда стендка ату буенча Россия Кубогы һәм Татарстан Беренчелеге финалистларын бүләкләделәр), халыклар дуслыгы йортында (районның 4 милли-мәдәни үзәге эше белән таныштылар), Тәтеш ягы Балыкчылык тарихы музеенда (безнең музей экспозицияләрен карадылар) булдылар.


Нет комментариев