Битлек тегү буенча алты линия 10 майда тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә.
(Тәтеш, 2 май, "Тәтеш таңнары"). Майда Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер шул хакта хәбәр итте. Аны "Татар-информ" хәбәр итә.
«Аларның барысы да Татарстан территориясендә сатылачак», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.
Лернер сүзләренчә, хәзер республикада сигез предприятие битлек тегү буенча алты линиядә эшләрне төгәлләп килә. Алар 10 майдан тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә.
Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан игълан ителгән үзизоляция режимыннан акрынлап чыга башлаганда медицина битлекләренә ихтыяҗ тагын да артачак, дип өметләнә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
фото: архив/Татар-информ
Нет комментариев