Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Роструд ничә яшьтә хезмәт эшчәнлеге башларга рөхсәт ителүен искә төшерде

    Балигъ булмаганнар 16 яше җитү белән хезмәт килешүләре мөстәкыйль төзергә хокуклы.

    (Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге ничә яшьтә хезмәт эшчәнлеге башларга рөхсәт ителүен искә төшерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

    «Балигъ булмаганнар 16 яшьтән хезмәт килешүләре төзергә хокуклы, ә кайбер очракларда кече яшьтә дә рөхсәт ителә», – диделәр ведомствода . 18 яше тулмаган затларга төнге клубларда һәм уен бизнесында эшләү тыела.15 яшьлек яшүсмерне сәламәтлек өчен зыянсыз җиңел хезмәт башкару өчен җәлеп итәргә мөмкин. Әмма эш мәктәп программасын үзләштерүгә комачауларга тиеш түгел.

    Гомуми белем алган 14 яшьлек кешене шулай ук җиңел хезмәт башкару өчен җәлеп итәргә мөмкин. Бу ата-ананың һәм опека органнарының язма ризалыгы булган очракта рөхсәт ителә. Шул ук вакытта бала гомуми белем ала икән, хезмәт укуга комачауларга тиеш түгел. Ата-аналарның берсе хезмәт килешүе төзүгә каршы икән, балигъ булмаган баланың һәм опека органнарының фикере исәпкә алына, диделәр Үзәктә.

    Әгәр бу аларның сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зыян китермәсә 14 яшьтән кечерәк затлар кино һәм театрда эшләргә, концертларда яки цирк тамашаларында катнашырга хокуклы. Моның өчен тагын бер ата-анадан һәм опека органыннан рөхсәт таләп ителә.

    Балаларны зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары, җир асты эшләренә җәлеп итәргә һәм сынау вакытын билгеләргә ярамый. Аларның эш вакыты чикләнгән: 16 яшьтән кечерәк булган затлар өчен – атнага 24 сәгатьтән дә артык түгел, 16 яшьтән 18 яшькә кадәр – атнасына 35 сәгатьтән дә артык түгел.

     

     

    https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/13/189750/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: