Җәмгыять

“Сабый” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча “Юл билгеләре парады” дигән чара булып узды

25 сентябрь көнне “Сабый” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча “Юл билгеләре парады” дигән чара булып узды.

(Тәтеш, 28 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Чараның максаты - төрле практик хәлләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен куллану күнекмәләрен ныгыту, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, юл билгеләре турында белемнәрне ныгыту.

Балалар юл билгеләре турында шигырьләр һәм кагыйдәләр сөйләделәр. Парадта өлкән-әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр катнашты.


Нет комментариев