Җәмгыять

Синоптиклар Татарстан халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә

Республиканың кайбер районнарында һава торышының начарлануы көтелә

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Шулай ук дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.


Нет комментариев