Җәмгыять

"Татар кызы-2019" халыкара бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәрендә Үзбәкстаннан Лилия Камиловага җиңүче таҗы кидерделәр.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Халыкара "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчесе исеменә Үзбәкстаннан Лилия Камилова лаек булды. Бүген Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәрендә П.И.Чайковский исемендәге опера һәм балет театрында аңа Златоуст осталары тарафыннан эшләнгән җиңүче таҗы һәм Lada Granta автомобиле тапшырдылар.

"Җиңүемә ышана алмыйм. Бу җиңүем минеке генә түгел, ул кызларныкы да. Әти-әниемә, Аллаһыма рәхмәтлемен", - ди Лилия. Ул КНИТУ-КХТИның 2 курсында укый, Ташкент шәһәре татар мәдәни-агарту үзәгенең татар яшьләре берлеге активисткасы. 

һәр катнашучы кыз үз номинациясендә җиңүче итеп табылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194382/


Нет комментариев