Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

    Республикада җылы һәм дымлы һава торышы булачак.

    (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә, Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җил, ә Казанда иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр. Явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда җиңелсә, ә урыны белән каты бозлавык булырга мөмкин.

    Төнлә һава температурасы -6 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -2 ...+2 градус булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: