Белем бирү учреждениеләре музыка уен коралларына, уку материалларына, тавыш җайланмаларына, компьютерларга, оргтехникаларга, җиһазларга һәм фотоаппаратларга ия булачак.
(Тәтеш, 18 май, "Тәтеш таңнары"). "Мәдәният" илкүләм проекты ярдәмендә агымдагы елда Татарстанда ундүрт белем бирү учреждениесе 106 миллион 385 мең сумга яңа музыка уен кораллары, шулай ук уку материаллары, тавыш җайланмалары, компьютерлар, оргтехникалар, җиһазлар һәм фотоаппаратларга ия булачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы шушы хакта хәбәр итә.
Республикадагы унбер балалар сәнгать мәктәбенә һәм өч көллияткә ярдәм күрсәтеләчәк.
"Мәдәният" илкүләм проекты буенча 2019 елда 63 өстәмә белем бирү оешмасы гомуми суммасы 21 миллион 987 меңнән күбрәк сумга пианинолар алды.
Нет комментариев