Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде

Татарстанда техник культураларны җыюның барышы турынңа бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

(Тәтеш, 18 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хабәр итә.

Наил Залаков хәбәр  итүенчә,  быел объектив сәбәпләр  аркасында  көнбагыш, кукуруз һәм шикәр  чөгендерен  җыю ноябрьгә күчерелде.   Кукуруз  җыю  төгәлләнеп килә.  Гомуми  203 мең  га мәйданның    12 мең  гектары  гына, ягъни  6%ы  җыелмаган.   148 мең  тонна  уңыш  җыелган.   

 Көнбагыш  28 мең  га мәйданда  җыелмаган - 104 мең га җыелган, игенчеләр    174 мең  тонна  майлы  культура җыйганнар.    Бер гектардан  уртача  уңыш   17 центнер  тәшкил  итә.    «Комбайннар  җитәрлек,  аларның  кайберләре  кырларда  ук  тора.  Бу  культура температура  минуска  киткәндә дә  җыела.     Тотрыклы  рәвештә  салкыннар башланса,  көнбагышны  урып-җыю темпы  артачак кына», - диде  нотыкчы. 

Татарстанда  шикәр  чөгендерен  җыю  төгәлләнде.      2,8 млн. тонна продукция  җыелган.  Бер гектардан  уртача  уңыш   -  441 центнер, бу  соңгы  еллардагы  иң зур  күрсәткеч.      Заводларга    1,53 млн тонна  яисә  уңышның   55%ы  озатылга. Республиканың  барлык  өч заводы  да  эшли.   Көн  саен     17 мең тоннага  якын  чимал  эшкәртелә.     Сезон башыннан  бирле   189 мең  тонна  шикәр  комы  әзерләнгән.  эшкәртүне  2020  елның  гыйнварына  төгәлләү  планлаштырыла.    
Алдагы  ел  уңышы  өчен  шактый  чаралар  башкарылган.   Иң төп  агроалым   - туфракны  тирәнтен  эшкәртү  ул.  Бүгенге  көнгә  барлык  мәйданның   (1,8 млн. га) 96%ы  эшкәртелгән, шуларның  45%ы – тирәнтен   эшкәртелгән.  

Наил  Залаков, алдагы  ел  уңышы  өчен  494 мең гектарда көзге  культуралар  чәчелгән,  дип  билгеләп  үтте.  Аларның  торышы  узган  елдагыдан  шактый  аерыла.   Чәчү   тиешле   срокларда  башкарылган.  Дым яхшы  булу нәтиҗәсендә  шытымнар да  бик  тигез  күренә.  

Уңышның нинди булуы  орлыкка да  бәйле.    Наил Залаков әйтүенчә,  хәзер  күп  хуҗалыклар  орлык  белән  тәэмин  итүчеләрнең  күбесе  белән  ышанычлы  партнерлык  мөнәсәбәтләрен  урнаштырганнар.  Шул  ук  вакытларда  кайбер  хуҗалыклар   акчаны  янга  калдыру  максаты  белән  очраклы  фирмалардан  арзанга  сыйфатсыз орлыклар  сатып  алалар.   Нәтиҗәдә -   начар  уңыш.     «Әлбәттә, мондый  очраклар  кимеп   бара.   Хуҗалыклар  җитәкчеләреннән  шуны  сорыйсым  килә,  2020  ел  уңышы  өчен  мондый  хаталарны  кылмасагыз  иде», - дип, мөрәҗәгать  итте  нотыкчы киңәшмәдә  катнашучыларга.  

Тулаем алганда,  Татарстанда  бөртеклеләрнең  күпчелек  блогы,  күпмедер  күләмдә башка селекция  үзәкләреннән  перспективалы  яңа  сортлар  кайтарудан  тыш,    үз орлыклары  исәбенә  ябыла.  Киләсе  ел  өчен    350 мең  тоннадан  артык орлыку салынган,  бу  ихтыяҗга  карата     102% тәшкил  итә. 
«Билгеле  инде, кайбер  эш  төрләре  һава   торышына  нык  бәйле,  әмма  әлегә  кадәр  туфракның  эшкәртелеп  бетмәвен  һич ничек  аңлап   булмый.   Бу  эшне  логик  төгәлләү  сорала», - дип  мөрәҗәгать итте  Рөстәм Миңнеханов  республика  игенчеләренә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X