Җәмгыять

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар

Җирле референдумнар 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

«Сайлау участокларында «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына, QR-код кулланып, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрен тизләтелгән рәвештә тапшыру технологиясе кулланыла», — диелә хәбәрдә.


Нет комментариев