Яңа ел якынлашканда без гәҗит укучыларыбыз белән аралаштык, алар үтеп баручы ел ничек күңелләренә кереп калуы һәм киләчәккә нинди уй-ниятләре барлыгы хакында сөйләде.
(Тәтеш, 28 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Илдар Фәткуллов, Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры:
“Район башлыгы Рәмис Сафиуллов булышлыгы ярдәмендә быел безгә мәктәбебез территориясен тулысынча коймалап алырга насыйп итте, киләсе елда – төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итәргә ниятлибез. Узып баручы ел безнең коллектив һәм укучылар өчен шактый уңышлы булды. Укытучыларның һәм укучыларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре сөендерә. 2020 ел да уңышларга бай булыр дип өметләнәбез”.
Нет комментариев