Тәтештәге гражданнарны яклау көллияте ашханәсендә биш хатын-кыз хезмәт куя, студентлар белдергәнчә, алар ярдәмендә уку барышы да җиңел бирелә.
(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова (автор фотосы)).
Аш пешерүче Рушания Хәертдинова һәм Татьяна Никонорова ризыкларны тәмле һәм туклыклы итеп әзерләргә тырыша. “Беренче аш итеп нигездә борчак, кәбестә, токмач, рассольник әзерлибез, борщ аеруча да яратып алына, – дип сөйлиләр алар. – Икенче аш – сайлап алуга карый, студентлар барыннан да ешрак пылау һәм бәрәңге боткасы белән котлетны үз итә”.
Рушания Нуртдин кызы – кайнар ашларны, ә Татьяна Петровна камыр ризыкларын пешерә. Илле минутлык тәнәфес вакытында йөздән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтеп өлгерергә кирәк, кассада Наталья Вәлиуллина эшли. “Чират тезелмәсен һәм студентлар дәрескә вакытында керсен өчен, подностагы азыкларның бәясен тиз итеп исәпләү мөһим”, – ди ул.
Аш бүлмәсе хезмәткәре Ольга Макарова ашханәдәге җиһазларның һәм савыт-сабаларның чисталыгын кайгырта. Аның җитез, оста куллары кәстрүлләрне көзгедәй ялтыратып юа, савыт-саба чисталыктан балкып тора, аның төшке аш залы да һәрчак тәртиптә.
“Бердәмнәр, эш сөючәннәр, тыйраклар һәм җыйнаклар, – дип тасвирлый үзенең кызларын производство мөдире Марина Солдатова. – Без балаларыбызның исемнәрен, аларның нәрсәгә өстенлек бирүләрен, кемнең нәрсә яратканын, кемгә соус белән салырга, ә кемгә юк икәнлеген беләбез, кемдер икешәр өлеш ала, аларга ризыклар ошавына без сөенәбез. Тәлинкәләрдә ризыкларның калмавы – эшебезгә зур бәя”.
Хатын-кызларның хезмәте җиңелләрдән түгел һәм җаваплы, ләкин бик рәхмәтле, чөнки алар һәр тукландырган саен егет-кызлардан ихлас рәхмәт сүзләрен ишетә, һәркайсының канәгать йөзләрен һәм күзләрендә балкыган очкыннарны күрә.
“Үз эшенең осталарыннан торган искиткеч коллектив, – ди уку йорты директоры Татьяна Адаева ашханә хезмәткәрләре турында. – Студентлар ризыкларны мактап сөйли, чөнки алар чын күңелдән, өйдәге кебек, бик тәмле итеп пешерә. Көллиятнең планында – яңа ашханәгә күченү, ул уку корпусы бинасында урнашачак, анда эшләр өчен заманча шартлар тудырылачак, бу, әлбәттә инде, ризыкларны төрлеләндерүне тагын да арттыру мөмкинлеген бирәчәк”.
Нет комментариев