Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы авылларында каз өмәсе гөрли

Келәштә Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар йортында эш кайнады һәм матур җырлар яңгырап торды.

(Тәтеш, 18 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Келәштә Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар йортында эш кайнады һәм матур җырлар яңгырап торды.

Биредә өлкәннәр зирәк киңәшләрен бирде, яшьләр җәлт итеп каз йолкыды, эч-башларын чистартты, ә балалар апа-абыйлары, әти-әниләре өйрәткән эшләрне башкардылар, йортның тоткасы, хөрмәтле кешесе Равил бабай үрнәгендә май канаты (җирле халык аны дүгәч дип йөртә) ясадылар, борынгы йоланың һәр күренешен кызыксынып күзәттеләр, Олылар белән бергә Каш кизләвенә казларны тагын бер кат салкын суда "йөздереп" алу күренешендә катнаштылар.

Бар шартын китереп үткәрелгән күңелле каз өмәсен Тәтеш шәһәренең Ак калфак иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, оешма вәкилләре Асия Ибраһимова, Сәлимә Арсланова, Румия Шәйхетдинова, район гәҗитеннән Сания Сәмигуллиналар да үз күзләре белән күреп кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев