Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов балык тармагы хезмәткәрләренә, һәвәскәр балыкчыларга мөрәҗәгать итә
Җәмгыять

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов балык тармагы хезмәткәрләренә, һәвәскәр балыкчыларга мөрәҗәгать итә

14 июль – Балыкчылар көне.

(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары"). 14 июль – Балыкчылар көне.  Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов балык тармагы хезмәткәрләренә, һәвәскәр балыкчыларга мөрәҗәгать итә:
“Балык тоту һөнәре кешеләрдән зур сабырлык, физик көч таләп итә. Безнең районда берничә буынны берләштергән балыкчылык династиясе шактый. Балыкчылык һөнәре вәкилләре – Тәтеш районының горурлыгы. Райондагы балыкчыларга – осталарга һәм һәвәскәрләргә – чын күңелдән сәламәтлек, җитешлек, балык тотуда уңыш­лар телим!”


Нет комментариев