Тәтеш районы башлыгы ветераннарны Җиңү көне белән котлады
Җәмгыять

Тәтеш районы башлыгы ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Быел безнең районда Җиңү көнен бәйрәм итү, бөтен ил буенча кебек үк, коронавирус пандемиясе аркасында аерым тәртиптә узды.

(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә 9 май иртәсендә бәйрәмчә бизәлгән авто­мәктәп машиналары колоннасы шәһәр урамнары буйлап узды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов утырган машина автоколоннаның алдыннан барды.

Автоколонна ­маршруты үзен­чәлекле булды – Рәмис Хатыйп улы Тәтештә яшәү­че Бөек Ватан сугышы ве­тераннарының йортлары янына килеп, аларны шәхсән котлады.

“Бөек Җиңү көне белән сезне! Сезнең Ватанга фидакарь хезмәтегез – ныклык, батырлык үрнәге. Сәламәтлек һәм бәхет телим сезгә! Тынычлык өчен рәхмәт”, – дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы Анастасия Никоновна Ананьевага, Иван Николаевич Авдонинга, Зинаида Харитоновна Бибинага, Илья Егорович Ведьгаевка (рәсемдә), Алексей Степанович Ермолаевка, Павел Артемьевич Ишелевка, Алексей Николаевич Романовка, Валентина Прокофьевна Страшинага һәм   хөрмәтле һәрбер ветеранга чәчәкләр тапшырды.
Аннан соң Дан Мемориалына гирляндалар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
“Җиңү көне – илебез өчен иң кадерле бәйрәм. Бу – халыкның батырлык һәм бердәмлек көне, үз Ватаныңның азатлыгын һәм иреген  саклап калган көн. Бөек Ватан сугышында халыкның күрсәткән батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов Дан Мемориалы янында. Тәбрикләүгә Тәтеш районының хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да кушылды, ул барысына да тыныч күк йөзе теләде.
Барлык катнашучылар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бу көнне Тәтеш райо­нының барлык авыл җирлекләрендә дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштергән обелискларга чәчәкләр салдылар һәм ветераннарны котладылар.

Тәтештә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары бәйрәм көне алдыннан район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм хәйрия фондларыннан бүләкләр ­ал­дылар.
Район җитәкчелеге исе­меннән рәсми затлар авылларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын: Түбән Тархан авылыннан Шәүкәт Зариф улы Ахтаповны, Үтәмештән Мөбарәкҗан Фатыйх улы Таһировны, Олы Шәмәктән Павел Александрович Воробьевны, Тоншермадан Петр Матвеевич Фомин һәм Пролей-Кашадан Михаил Дмитриевич Якушкинны  район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Районда яшәүчеләрнең кү­бе­се “Үлемсез полк”   акция­сенә кушылдылар: алар үзләренең туганнарының һәм якыннарының – Бөек Ватан ­сугышында катнашучыларның фото­сурәтләрен социаль челтәрләрдә урнаштырдылар, “ВКонтакте”  социаль челтәрендә “Тәтеш таңнары”  гәҗите төркемендә “Тәтеш районының Үлемсез полкы”  акциясендә катнаштылар.
Шулай ук районның күп кенә кешеләре социаль челтәрләрдә Җиңү көненә фотосурәтләрен Георгий тасмасы белән һәм үз йортларындагы бизәлгән тәрәзәләрне фотога төшереп куеп, “Георгий ­тасмасы”  һәм “Җиңү тәрәзәләре”  акция­ләрендә катнаштылар.

Җиңү китергән кырык бишенче елдан 75 ел узды, ләкин бу вакыйгалар, миллионлаган кешеләрнең батырлыгы хәтердә мәңге ­сакланыр.


Нет комментариев