Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында 40 сайлау участогы комиссиясе эшләде

Тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирергә теләүчеләр моны 25нән 30 июньгә кадәр үзләренең сайлау участокларында башкарды.

(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары"). 2020 елның 1 июлендә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү булды. Тәтеш районында 40 сайлау участогы комиссиясе эшләде. 

Тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирергә теләүчеләр моны 25нән 30 июньгә кадәр үзләренең сайлау участокларында башкарды.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда беренчеләрдән булып тавыш бирүдә катнашты. Район башлыгы “Мәдәният” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында күптән түгел капиталь ремонтлану тәмамланган район мәдәният йорты залында урнашкан 2593нче сайлау участогында тавыш бирде. “Мондый гомумдәүләт чараларында катнашу һәрбер гражданин өчен бик мөһим. Илнең киләчәге өчен без барыбыз бергә җаваплы”, – диде Рәмис Хатыйп улы район гәҗите хәбәрчеләренә. 

Яшь тәтешле Татьяна Дудорова Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумындагы сайлау участогына килеп, үз тормышында беренче тапкыр тавыш бирде – аңа 18 яшь тулган. Кызга биредә әлеге уңайдан кечерәк бүләк тапшырдылар.

Ирле-хатынлы Демидовлар Тәтештәге 2нче урта мәктәптә урнашкан 2586нчы сайлау учас­тогына 1 июльдә бергәләп килде. “Эшлибез, шуңа күрә тавыш бирү өчен шушы көнне сайладык. Киләчәк турында уйлап, үзебезнең тавышны бирергә телибез”, – дип уртаклашты алар.

“Мин яшь кеше түгел, – дип билгеләп үтә “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге бинасында урнашкан 2592нче сайлау участогына тавыш бирергә килгән шәһәрле. – Аерым зарурилык булмаганда өйдән чыкмыйм, әмма бүген – үзенчәлекле көн, үзеңнең гражданлык карашыңны белү зарур, балалар өйдә тавыш бирергә киңәш иттеләр, ләкин мин үзем килдем”. “Сайлауларга һәрвакытта йө­рим. Конституциягә кертеләсе төп төзәтмәләр белән алдан ук, Интернетта, танышып чыктым”, – диде Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятендә урнашкан 2585нче сайлау участогында тавыш биргән тәтешле Светлана ­Камфарова.  

Жуково авылы мәдәният йорты бинасының иркен залында урнашкан 2607нче сайлау учас­тогына Гомумроссия тавыш бирү көнендә Валентина Майорова беренчеләрдән ­булып килде. 

“Сайлауларга иртәдән йөрергә гадәтләнелгән, без – нык чыныгу алган кешеләр”, – дип уртаклашты комиссия әгъзалары белән хатын-кыз. Иоковода яшәүче Валерий Торгайкин да үз кагыйдәсенә хыянәт итмәгән. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле авыл кешесе, мобиль бригаданы  чакырып тормыйча, үзенең гражданлык позициясен белдерер өчен, сайлау учас­тогына үзгәрешсез рәвештә үзе килә. Жуково сайлау ­участогы комиссиясе рәисе Ирина Малкина җирлектәге авыл ху­җа­лыгы предприятиесе хезмәт­кәрләренең активлыгын бил­геләп үтеп, болай ди: “Алар молодцы – аграрийларның кызу эш вакыты булуга карамастан, вакытны билгеләп куйганнар һәм тавыш бирергә килделәр”.
Бакырчы авыл җирлегендә яшәүчеләр ике сайлау учас­тогында: Бакырчы авылы мәдәният йортында һәм Чуаш Чурапаны авылы китап­ханәсендә тавыш бирде.

“Авыл кешеләре актив, кәеф­ләре яхшы”, – дип билге­ләп үтте Бакырчы сайлау участогы комиссиясе рәисе Луиза Семенова. Чуаш  Чурапаныннан Данил Иливанов өчен әлеге тавыш бирү тормышында беренче тапкыр булды, шуңа күрә Чуаш Чурапанының сайлау участогы комиссиясе рәисе Екатерина Гафурова аңа истәлекле бүләк тапшырды.
Үзләренең сайлау участогына килә алмаучылар  сайлау комиссиясенә алдан гариза белән мөрәҗәгать итеп, өйләрендә тавыш бирделәр.

Тавыш бирү барышы Кovid-19дан саклануның барлык санитар чараларын үтәп узуын билгеләп үтәргә кирәк.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев