Җәмгыять

Тәтешлеләр Җиңүнең 75- еллыгына «Хәтер бакчасы " халыкара акциясендә катнаштылар

Мәктәп территориясендә чыршы үсентеләре утыртылды.

(Тәтеш, 2 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш татар урта мәктәбе коллективы, Тәтеш участок урманчылыгының участок урманчысы Абдрахманов Рәис Тәүфыйк улы белән берлектә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75-еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.

Мәктәп территориясендә чыршы үсентеләре утыртылды. Утыртылган һәр агач-ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызга хәзерге буыннардан рәхмәт һәм хәтер символы. Хәтерлибез һәм горурланабыз!


Нет комментариев