Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә яшәүче хатын-кыз сорый: Бишенче баласы туган гаиләгә нәрсә тиеш?

    Сорауга Тәтеш районы социаль яклау бүлеге ­на­­чальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.

    (Тәтеш, 23 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

    – Бишенче баласы туган гаиләгә нәрсә тиеш?
    Тәтештә яшәүче хатын-кыз

    Сорауга Тәтеш районы социаль яклау бүлеге ­на­­чальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.
    – Күп балалы гаиләгә түбәндәге субсидияләр каралган: 
    торак мәйданның социаль нормалары һәм хезмәтләрне куллануга билгеләнгән нормативлар дәрәҗәсендә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә чыгымнарның 30 % күләмендә субсидия-ташлама; 
    6 яшькә кадәрге балага дарулар сатып алуга субсидия;
    гомуми белем бирү учреждениесендә, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә укучыларга укырга йөрер өчен, алар укуларын тәмамлаганчыга кадәр, айлык субсидия, әмма алар 18 яшькә җиткәнчегә кадәр генә.
    биш һәм аннан да күбрәк 18 яшькә кадәрге баласы булган гаилә әгъзаларына 2020 елның 1 гыйнварыннан ТРда бер җан башына һәм гаиләнең уртача бер җан башына билгеләнгән яшәү минимумы күләме арасындагы аермага тигез күләмдә айлык пособие түләнә. Айлык пособие РФ гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм ТР территориясендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган затларга билгеләнә. Айлык пособие кирәкле барлык документлар белән гариза биргән айдан билгеләнә һәм алты ай дәвамында түләнә.
     
    ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2020 елдан башлап, ТРда даими яшәүче яңа туган сабыйлары булган барлык гаиләләр, бер җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан артмаучылар, балалар өчен кирәк-яраклар комплекты белән тәэмин ителәләр. Комплект бала тудыру йортыннан чыгарылган көнне бирелә. Әгәр чыгарылган көнне ул алынмый калынган булса, аны яшәү урыны буенча бала тудыру йортыннан сабый туган көннән 6 айдан да соңга калмыйча алырга мөмкин.
    Белешмә өчен телефон: 2-62-33.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: