Янгынны кисәтү җиңелрәк
Җәмгыять

Янгынны кисәтү җиңелрәк

Елның эссе вакытында табигатьтә һәм бинада янгын чыгу ихтималы берничә тапкыр арта.

(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таннары")

– Җәен безгә үз гамәлләребезгә игътибарлырак булырга кирәк. Саксызлык урман янгыннарына, шулай ук кешеләр үлеменә сәбәп була, – дип билгеләп үтә ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Табигатьтә ял итү, пыяла савытлар яки пыяла кисәкләре кояш нурларында линза буларак эшли башлый, янып бетмәгән учак, коры үләнгә ташланган тәмәке төпчекләре бәла-казалар китереп чыгара. Янгын куркынычы янаган чор һәрберебезнең үз-үзенә карата игътибарлырак булуын күз уңында тота. Гадәттән тыш хәлләр ихтималын булдырмау өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез: двигателе эшләп торган автомобильне заправкаламагыз; җилле һава шартларында учак яндырмагыз, бигрәк тә биналар, техника, җиңел ялкынлана торган материаллар янында; кулланыла торган җиһазлар өчен җылылыкны чыгармый торган әйберләр кулланыгыз. Балигъ булмаганнарга утны карауны һич тә ышанып тапшырмагыз.
Белгечләр янгын чыганагын караучысыз калдыруны, коры үләнне яндыруны, коры һава шартларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә ут белән бәйле эшләрне   башкаруны – болгарка, эретеп ябыштыру аппаратын, горелканы, чүп-чар яндыруны, шаяруны, дөрес сак­ламаган һәм кулланган һәм  җиңел ялкынлана торган әйберләр һәм материаллар яндыруны төп сәбәпләр дип атыйлар.
– Ял итегез һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп эшләгез, – дип өнди тәтешле Денис Сафиуллин. – Кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышыннан да кадерлерәк нәрсә юк.
Исегезгә төшерәбез, янгын частенең телефоннары: 01, 2-51-92. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
 


Нет комментариев