Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җырлап күңел ачтылар

    Олы Тормы мәдәният йортында танылган җырчылар – “Татар моңы” һәм Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс лауреатлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның “Очам синең яныңа” дип исемләнгән концерты булды.

    (Тәтеш, 3 октябрь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Клуб залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Биредә авыл кешеләре генә түгел, тирә-як­лардан һәм Тәтештән килүчеләр дә шактый җыелды. 

    “Биючеләрнең очып әйләнү­ләре, матур күлмәкләре, ә инде җырчыларның кабатланмас тавышлары сокландырды. Алар заманча көйләр башкарып, кү­ңелләрне күтәрделәр. Хәтта концерт тагын бераз дәвам итсә ярар иде дип утырдык, алкышларны кызганмадык, әлбәттә. Әле тагын аларга багышлап язылган шигырьләр дә яңгырады, ошатканнар дип уйлыйбыз. Тагын килсеннәр, бик яраттык әлеге парны”, – диделәр җыр кичәсендә булган тамашачылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: