Юл акчасы кемгә тиеш түгел
“Өченче төркем инвалидлыктагы ирем белән без 42 квадрат метрдагы торак мәйданга ия. Пенсионерларга юл акчасы нинди очракларда түләнми? Миңа ул бирелми”, – дип яза безгә Олы Шәмәк авылыннан пенсионер Нина Марага.
(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Авыл кешесенең соравына 39нчы санлы республика матди ярдәм үзәгенең Тәтеш районы бүлеге мөдире Елена Кутяшова җавап бирә:
– Әгәр пенсионерның уртача айлык кеременең күләме мөрәҗәгать итү датасы вакытында 25000 сумнан артык булса, һәм милек тәэминаты ТР Законы (№ 63 – ТРЗ, 2004 ел 8 декабрь) нигезләмәсендә билгеләнгән милек тәэминаты күләменнән гражданинның милек тәэминаты артык булганда, юл йөрүгә бер мәртәбә бирелә торган акча 2019 елның 1 апреленнән түләнми. Гражданинның милек тәэминаты дәрәҗәсе мөлкәт хуҗасының, аерым алганда, аның РФ законы нигезендә дәүләт теркәвенә тиешле торак бинасы 80 квадрат метрдан артык булу белән аңлатыла (әгәр пенсионер берьялгызы яшәүче булып торса); әгәр гражданин ялгыз яшәмәсә, яки берьялгызы яшәсә, әмма милкендә булган ике яисә аннан күбрәк торак бинасы 40 квадрат метрдан артып китсә; әгәр берьялгызы яшәүче гражданинның милкендә 23 квадрат метрдан артып киткән ике һәм аннан күбрәк торак бинасы (торак биналарның бер өлеше) булса, аларның суммар өлеше 23 квадрат метрдан артып китсә. Түләүләр шулай ук милкендә гаиләнең бер әгъзасы исәбендә гомуми мәйданы 20 сутыйдан арткан бер яки берничә җир кишәрлеге булган гражданнарга бирелми. Пенсионерларга юл йөрүгә айлык түләү бирелгән вакытта хисапланыла торган милек төренең тулы исемлеге белән ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев