Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – юлдагы иминлекнең нигезе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе аерым әһәмиятлелек ала бара, чөнки күп сандагы юл-транспорт фаҗигаләре хәзерге шартларда кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен җитди куркынычларның берсе булып тора, алар еш кына юл хәрәкәтендә катнашучыларның үлеменә, аларның сәламәтлегенә һәм милкенә зыян салуга китерә.

(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары).

     Иң мөһиме – арыган хәлдә, исерек булганда, үзегезне начар хис иткәндә беркайчан да руль артына утырмагыз. Машина – ул күтәренке рухтагы, аек акыллы һәм үзенә ышанычлы булган ­кешеләр хәрәкәт иткәндә куркынычсыз.
       Юлга чыгар алдыннан, машинагызның төзекле­генә инаныгыз.
     Үзегезнең иминлек каешын эләктерегез. ­Уты­р­­-
ган пассажирларга шулай ук иминлек каеш­ларын эләктереп куюларын әйтегез һәм моның аларга руль артында барганда ышанычлылык өстәячәген, аларны мөмкин булган штрафлардан саклавын аңлатыгыз. 
    Тизлек тәртибен бозмагыз, башка кешеләрнең язмышы сезнең кулда икәнлеген истән чыгармагыз.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарафыннан тыелган юл участокларындагы каршы хәрәкәт итүче юл сызыгыннан беркайчан да чыкмагыз.
   Юл тамгаларына игътибар итегез, билгеләрне күзәтеп барыгыз. Юлдашларыгыз белән яисә кәрәзле телефоннан бик мавыгып китеп сөйләшмәгез, тәмәке тартмагыз, барган килеш ашамагыз. Үзегезнең игътибарны юлга юнәлтегез.
    Юл хәрәкәтендә булучы башка шоферларга да хөрмәт белән карагыз. Башка шоферларны “кисеп чыгып”, авария күренешләре китереп чыгармагыз. Җәяүле кичүе сызыгында һичшиксез туктагыз һәм барлык кешеләрне чыгарып җибәрегез. 
   Бер юнәлештә барган башка машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышын алдан сиземләргә тырышыгыз. Моның өчен яндагы көзгеләрдән, шулай ук арткы күренешләрне күрсәтүче көзгедән файдаланырга онытмагыз.
   Итагатьле генә агымга керергә теләгән яки өстенлекле полосадан урнашырга теләгән ­шоферларга юл бирегез.
    Җәяүлеләрнең һәм башка шоферларның ялгышлыкларын күрә белегез, әлеге хаталарны үзегезнең кара-каршы хәрәкәтләрегез белән компенсацияләргә әзер булыгыз, шул чакта сез юл-транспорт фаҗигаләренең коточкыч күренеш­ләрен булдырмый кала алачаксыз.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, 2019 ел башыннан район территориясендә 157 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан, шуның 11ендә зыян күрүчеләр булган (3әү үлгән һәм 12се ­җәрәхәтләнгән).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев