Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзешчәннәрне җыр берләштерде

Тәтешлеләр вокаль дуэтларның зона бәйгесендә чыгыш ясады.

(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары, Лина Тихонова, фотоны бәйгедә катнашучылар тәкъдим итте   )

“Ике моң” дип исемләнгән җыр бәйгесе авыллардагы яңа талантларны ачыклауга йогынты ясый, яңа башкаручыларны сәхнәгә чыгарырга ярдәм итә. Апас районында булган чарада 12 дуэт катнашты, алар икешәр номер белән чыгыш ясады. Безнең районны Байраштан Ләйсән һәм Рамил Ильясовлар, Зур Әтрәчтән Алсинә Фәйзуллина белән Илһам Хәйбуллин вокаль дуэты тәкъдим итте.
“Бәйгегә баргач, без бик дулкынландык, – дип сөйли тәтешлеләр. – Ләкин елмаеп каршылаулары безне тынычландырды”. 

Ильясовлар гаиләсе –  “Гаилә дуэты” номинациясендә, ә Илһам белән ­Алсинә “Заманча дуэт” номинациясендә чыгыш ясады. Үзешчәннәр бергәләп беренче тапкыр гына җырламый инде, тамашачылар әйтүенчә, аларның тавышлары бик матур, тигез яңгырашлы. 

“Без Алабирдедә туган Рөстәм Шәйдуллин шигыренә, көен ирем иҗат иткән җырны башкардык, – дип хәбәр итте Ләйсән. – Тыңлаучылар аны җылы кабул итте”. 

“Безнең дуэтка инде биш ел. Без Апас авторының мәхәббәт турындагы җырын башкардык, биюгә дәртләндереп торган көй залдагыларны “җилкендерде”, – диде Илһам белән Алсинә. 

Республика районнарыннан җыелган җырчылар кич дәвамында тамашачыларны үзләренең моңлы тавышлары белән хозурландырды. Коллективларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Без шундый матур бәйрәмдә катнашуыбызга, үзебезнең осталыкны күрсәтә алуыбызга, элекке дусларны очратуыбызга һәм яңаларын табуыбызга, республика башкаласындагы талант ияләре белән танышуыбызга бик шат, – дип уртаклашты бәйгедән кайткан үзешчәннәр. – Андый чаралар җырлау осталыгын арттыра һәм алга таба иҗат итәргә этәргеч бирә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев