Спорт

Казанда җиңел атлетика буенча шәхси чемпионат һәм ТР беренчелеге старт алды

Ярышларда бөтен республикадан 400гә якын спортчы катнашты.  

(Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары").  Казанда 20 яшькә кадәрге яшүс­мерләр арасында җиңел атлетика буенча шәхси чемпионат һәм ТР беренчелеге старт алды.

Әлеге ярышларда тәтешлеләр бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, Евгения Морозова 1500 һәм 800 метрга йөгерүдә ике тапкыр көмеш призер булды. Ул мең ярым метрга йөгерүдә хәтта олылар йөгереше арасында икенче нәтиҗәне күрсәтте. Сергей Столяров белән Александр Разин 400 метрга йөгерүдә көчлеләр унлыгына эләкте. Владимир Устимов 800 метрга 9нчы нәтиҗәне күрсәтте. 

Яшьләрнең тренеры – Рәшит Габдрахманов. Ярышларда бөтен республикадан 400гә якын спортчы катнашты.  
 


Нет комментариев