“Спорт мәктәпләре рейтингы – 2019” бәйгесе нәтиҗәләре буенча стендка һәм пуля белән ату буенча Республика олимпия резервы махсус мәктәбе чираттагы тапкыр иң яхшысы булды.
(Тәтеш, 28 декабрь, "Тәтеш таңнары"). ТР стендка һәм пуля белән ату Федерациясенең отчет-сайлау конференциясе кысаларында Тәтешнең стендка ату мәктәбе тренерлары Виталий Вахтуров белән Виктор Филиппов ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы тренерлар буларак бүләкләнде, Айсылу Абдурахманова, Диана Вәлиуллова, Дмитрий Вавилов, Иулитта Егорова, Александр Лукоянов, Игнат Рыжов, Александр Сахарнов, Александр Филиппов иң яхшы спортчылар дип танылды, ә Елена һәм Александр Костягиннар “Ел ата-анасы” номинациясендә билгеләп үтелде.
“Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2019” смотр-бәйгесе нәтиҗәләре буенча “Осталык” номинациясендә Тәтешнең стендка ату мәктәбе тренеры Виталий Вахтуров бүләкләнде.
Нет комментариев