Югары Ослан районы “Свияга” ату урынында якшәмбе көнне стендка ату буенча республика спорт мәктәбе Беренчелеге ярышы булды.
(Тәтеш, 11 февраль, «Тәтеш таннары»). Югары Ослан районы “Свияга” ату урынында якшәмбе көнне стендка ату буенча республика спорт мәктәбе Беренчелеге ярышы булды. ТРның пуля белән һәм стендка ату Федерациясе хәбәр иткәнчә, “скит” һәм “трап”та 4 җыелмадагы бүләкләр яулап алынды.
Катнашучыларның барысы да квалификациядә 25шәр мишень буенча ике серия оттылар, ә аеруча да уңышлылары алты финалга чыкты.
Александр Филиппов ир-егетләр арасында “трап”та алтын медаль яулады, Сергей Глухов – көмеш. Геннадий Мамкин бронзага ия булды. Ландыш Кварталовага хатын-кызлар арасында “скит”та тиңнәр табылмады.
Ярышларда йөздән артык спортчы катнашты.
Нет комментариев