Максат – контроль һәм  йогынты ясау
Көн темасы

Максат – контроль һәм йогынты ясау

Гражданнарның МКФХга мөрәҗәгать итү хокукы бармы?

(Тәтеш, 16 август, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА  (автор фотосы). Шушы көннәрдә шәһәребезгә эшлекле
визит белән килгән Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе  (Россиянең Татарстан  МКФХ) җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов безгә әлеге хезмәтнең эшчәнлек юнәлеше 
турында сөйләде.

– Игорь Николаевич, Тәтешкә килүегезнең максаты хакында сөйләгез әле.

– Безнең хезмәт территориаль буларак бары тик Казанда гына бар. Менә инде берничә елдан бирле ел дәвамында контроль һәм консультация максатында график буенча рес­публика районнарына чыгабыз. Һәм менә бүген без Тәтештә.

– Безнең укучыларга МКФХ вәкаләтләрен аңлатсагыз иде.

– Әгәр без күзәтчелек иткән юнәлешләр турында әйт­сәк, бу очракта ул монополиягә каршы контроль: тарифлар; гаять зур блок – контроль сатып алулар, сәүдәләр, банкротка чыккан милекне сату. Без товар базарларында һәм заказлар таратканда көндәшлек өлкәсендә законны үтәүгә, табигый монополияләр һәм рекламалар субъекты эшчәнлегенә, ягъни көндәшлек процедуралары белән бәйле һәр нәрсәгә күзәтчелекне тормышка ашырабыз. Эшкуарларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карыйбыз, тиешле карарлар кабул итәбез, кирәк вакытта күрсәтмәләр бирәбез һәм аларның үтәлешен конт­рольдә тотабыз. Безнең вәкаләттә шулай ук муниципаль җирләрдә рекламалар урнаштыруны контрольдә тоту: рекламалар бары тик муниципалитетлар бе­лән­ килешү төзегәннән соң гына урнаш­тырылсын өчен, законда каралганча  башкарылдымы икәнлеген күзәтәбез, һәм, әгәр хокук бозулар булса, рек­лама щитларын һәм кон­струкция­ләрне  сүтеп алу турында карар чыгарабыз. Муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен сату – аерым контрольдә. Кайчакларда ул бик үк төгәл тормышка ашырылмый: закон буенча сату турында басма матбугатта, махсус сайтта https://torgi.gov.ru һәм муниципаль берәмлекләр сайтында бастыру зарур. Ләкин шушы мәгъ­лүмат ресурсларының кай­бер­ләрен урнаштырма­ган яки тулы күләмдә урнаш­тырмаган чаклар еш очрый, моның белән потенциаль сатып алучылар арасындагы көндәшлекне чиклиләр. Бу очракта без шулай ук йогынты ясау чаралары кулланабыз.

– Гражданнарның МКФХга мөрәҗәгать итү хокукы бармы?

– Гражданнар безгә тәкъдимнәр, гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә хокук­лы. Язмача мөрәҗәгать безнең хезмәткә килеп ирешкән вакыттан алып өч көн дәвамында мәҗбүри теркәлергә тиеш. Безгә шулай ук Россиянең Татарстан МКФХ рәсми сайты www.fasrt.ru. аша яки безнең  электрон поч­та­га to16@fas.gov.ru мөрәҗәгать­ләр килә. Безнең хезмәтләр бинаның беренче катында урнашкан, адресы: Казан, Мәскәү урамы, 55нче йорт, корреспонденцияләр өчен махсус тартма урнаштырылган – аңардан файдаланып, өске катларга күтәрелми­чә генә мөрәҗәгатьне канцеляриегә юлларга мөм­кин. Гаризаны безнең мобиль кушымтада да бирер­гә мөмкин.

– Республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыруда ниндидер яңалыклар кертелдеме?

– 2017 елның сентябреннән безнең сайтта яңа мөмкинлек – “Хокук бозу турында хәбәр итәргә” бүлегендә “Хокук бозу төре” бүлекчәсе барлыкка килде, анда гражданнар кәрәзле телефоннарга җибәрелә торган кирәкмәгән SМS-спамнар хакында зарларын белдерә алалар. Без, әлеге законсыз реклама турында бер елга 500 – 600шәр шикаять алып, йогынты ясауның яңа төрен уйлап табарга кирәклеген аңладык, моның төп максаты – кирәкмәгән таратучыны блокировать итү. Без эре кәрәзле элемтә операторлары белән берләшеп, хезмәтләрдән файдаланучыларга яңа төрдәге йогынты ясауны тәкъдим итәргә карар иттек. Хәзер, әгәр гражданин спам алды икән, ул безнең сайтка кереп тиешле форманы тутыра да, әлеге хәбәр алар тарафыннан күрсәтелгән кәрәзле телефон операторына безнең ресурс аша автомат рәвештә китә, һәм оператор тикшерә, аннары спам сылтамасын блокадалый. Без Мәскәүдә үзәк аппаратта да үзебезнең тәҗрибәне уртак­лаштык, күп кенә төбәкләр аның белән кызыксынды. Кайбер СМС-спамнарны безнең ярдәмнән башка да блокадалый ала, әл­бәттә, әмма һәр­бер гражданинның сайтыбызда тормышка ашырылган элемтә операторы бе­лән элемтәгә керү мөмкинлеге юк. 
    


Нет комментариев