Реклама
Көн темасы
Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Павлович Майоров - балалар һәм яшьләр янында еш кунак.
Мәңгелек истәлекле көнгә салют һәм дан!
Бөек Җиңү көне алдыннан "Тәтеш таңнары" газетасы коллективы һәркайсыгызның тормыш кыйммәтләрен, аның һәрбер мизгелен, кечкенә генә уңышларга да сөенеп, якын кешеләр белән үзара аңлашып яшәвен тели.
Хөрмәтле ветераннар!
Тыныч күк йөзе, балаларыбызның елмаеп, яшьләрнең бәхетле һәм имин тормышта сөенеп яшәүләренә мөмкинлек биргәнегез өчен сезгә хөрмәтебезне белдерәбез! Бөек Җиңү өчен рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, якыннарыгыз янәшәсендә озын һәм тыныч гомер кичерүегезне телибез. Бәйрәм белән!

Сугыш турындагы хатирәләр ничек кенә авыр булмасын, яшь тәтешлеләргә ул үз буыны кешеләренең батырлыгы, ватанпәрвәрлеге хакында горурланып сөйли. 17 яшендә Александр фронтка алына. Беренче сугыш юлын Белоруссия фронтында уза.
"Немецләр бездән 15 километрда иде, - дип искә ала ветеран. - Окоплар казыдык, землянкада яшәдек, анда караватны плащ-палатка алыштырды, ә түбәсен ылыс ботаклары". Якташыбыз баш командующийны элемтә белән тәэмин итә, үзенең унлап элемтәче дусларыннан аермалы буларак исән кала.
Кенинсбергны алу бигрәк тә авыр булды, дип билгеләп үтте ветеран. Әмма биредә Бөек Җиңүне каршылавын ул мәңгегә хәтерендә саклый. Фашистларны тар-мар иткәннән соң да әле, ул тагын биш ел армиядә хезмәт итә: Берлинда, Польшада, Мәскәү янында.
Александр Павлович тыныч тормышка "Германия янындагы Җиңү өчен", "Кенинсбергны алган өчен" һәм маршал Жуков медальләре белән кайта. Аның сугышчан батырлыгы Ватан сугышының II дәрәҗә ордены белән дә билгеләнгән.
Тәтештә ул ике ел балалар йортында шофер булып эшли. Аның ЗИС-5 машинасы ул елларда шәһәрдә бердәнбер йөк транспорты була. Ветеранның 36 ел гомере Тәтеш автомәктәбе белән бәйле. Ул аның беренче җитәкчесе һәм әлегә кадәр коллективның иң хөрмәтле кунагы булып исәпләнә. Ә аның ярдәмендә булдырылган һөнәри шоферлар әзерләү традициясен республикада иң яхшыларның берсе булган бүгенге коллектив дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев