Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте
Көн темасы

Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнннәрдә явым-төшем ихтималы аз.

18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.

Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.

Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/15-02-2021/tatarstan-sinoptiklary-bu-atnadagy-i-salkyn-k-n-turynda-ytte-5806671


Нет комментариев