Дүшәмбе көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
(Тәтеш, 21 июнь, "Тәтеш таннары"). Татарстанда эссе һава торышы булачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Дүшәмбе, 21 июньдә алмашынучан болытлы көн көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Көндез көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Көндез +28…+33 градус булачак.
Сишәмбе, 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан йомшак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +17…+22 градус, ә көндез +30…+35 градус булуы көтелә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-06-2021/kil-se-atnada-tatarstanda-35-gradus-esse-bulachak-5827457
Нет комментариев